news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү суды Казан университеты ректоры Илшат Гафуровны тикшерү изоляторында калдырды

Ул кичә Мәскәү шәһәре судына, җәза чарасын өй аресты белән чикләүне сорап, шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Мәскәү шәһәре суды Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның апелляцион шикаятен канәгатьләндермәде, ул тикшерү изоляторында калды.

Гафуров кичә Мәскәү шәһәре судына, җәза чарасын өй аресты белән чикләүне сорап, шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Әмма Басман суды карарны үзгәрешсез калдырды. Бу хакта Мәскәү суды сайтында мәгълүмат чыкты.

Узган елның декабрендә Гафуровны тоткарладылар һәм аны Мәскәүгә җибәрделәр. Ул, суд карары нигезендә, 21 февральгә кадәр тикшерү изоляторына урнаштырылды.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр 1999 елның 29 августында Илшат Гафуровның заказы буенча Алабуга депутаты үтерелгән дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100