Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстаннан өч вахтовик Пермь краенда һәлак булган
Ир-атларның үлү факты буенча күзәтчелек ведомствосы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә тикшерү үткәрә.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстаннан өч вахтовик Пермь краенда һәлак булган. Бу хакта мәгълүмат край прокуратурасының рәсми сайтында барлыкка килде.
Өч эшченең гәүдәсе Усольск районының Шишкино авылы янында урнашкан көнкүреш вагонында табыла. Вахтовиклар эшкә Татарстанның Тукай районыннан килгән.
Ир-атларның үлү факты буенча күзәтчелек ведомствосы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә тикшерү үткәрә.
«Эш бирүче һәм хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт законнарын, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүгә хокукый бәя биреләчәк», — дип билгеләп үттеләр край прокуратурасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз