news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 240ка җитте

Тагын өч ир-ат инфекция корбаны булды.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 240ка җитте

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Республикада коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 240 ка җитте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939, 1950 һәм 1972 елларда туган ир-атлар корбан була..

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үтелә республика ведомствосы хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot