news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда кораллы ир-ат өч россиялене яралаган

Бу хәл кичә кич Бешикташ районында булган, аны күзәтү камерасы теркәгән.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Истанбулда пычак белән коралланган ир-ат өч россиялене яралаган.

Бу хәл кичә кич Бешикташ районында булган, аны күзәтү камерасы теркәгән. Бу турыда РИА Новостиның полициядәге чыганагы хәбәр итте.

Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, зыян күргән Александр Р., Александра В. Һәм  Максим М. туристлар түгел, аларның Төркиядә яшәргә рөхсәтләре бар. Хәзер алар хастаханәдә, аларның гомеренә куркыныч янамый.

Һөҗүм итүчене токтарлаганнар. Ул чүп җыючы Хәсән Хөсәен булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат психик сәламәт түгел һәм берничә тапкыр хөкем ителгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100