Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда торбаүткәргечтә авария булу нәтиҗәсендә ике урамны су баскан
Авария торбаүткәргечнең тузуы нәтиҗәсендә килеп чыккан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Чаллы, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда салкын су белән тәэмин итә торган торбаүткәргечтә авария булу нәтиҗәсендә ике урамны су баскан. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зуев мэриядә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Авария якшәмбе көнне 21.40 сәгатьтә Җиңүгә 40 ел урамындагы 56/24А/2 йорты янында булган. Нәтиҗәдә, Җиңүнең 40 еллыгы урамын һәм Халыклар дуслыгы проспектын өлешчә су баскан.
Авария нәтиҗәләрен бетерүдә «Чаллы су каналы» ЯАҖ бригадалары, шулай ук «ПАД» муниципаль унитар предприятиесенең 15 берәмлек техникасы эшләгән. «Алар торба тишелгән урында боз барлыкка килмәсен өчен барлык чараларны күрде», - дип искәртте Зуев.
«Авария нәтиҗәсендә 11 торак йортта яшәүчеләр сусыз калды. Хәзерге вакытта барлык йортларда да су бирелде», - дип хәбәр итте Башкарма комитет вәкиле.
Зуев сүзләренчә, авария торбаүткәргечнең тузуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Әлеге участок 2021 елга исәпләнгән капиталь ремонт программасына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз