news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән, йөртүче - хастаханәдә

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Алабуга районында булган.

Татарстанда чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән, йөртүче - хастаханәдә
очевидцы

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә.

Аларның мәгълүматы буенча, авария кичә кич Татарстанның Алабуга районында булган.

Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр буенча, «Мицубиси» йөртүчесе бозлавык һәм карлы юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән.

«Чит ил машинасы белән идарә итүче имгәнгән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде авария шаһитлары.



news_right_1
news_right_2
news_bot