news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә ике кроссовер бәрелешкән, зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган

Авария Шевченко һәм Маяковский урамнары киселешендә килеп чыккан.

Әлмәттә ике кроссовер бәрелешкән, зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган
соцсети

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәттә ике кроссовер бәрелешеп, светофорны алып аткан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Алар мәгълүматына караганда, бүген көндез Шевченко урамы буенча хәрәкәт иткәндә, «Инфинити» машина йөртүчесе Маяковский урамыннан борылган «Рено Дастер»ны бәрдергән.

Бәрелешү аркасында ике машина да светофорга барып бәрелгән.

Авария шаһитлары социаль челтәрләрдә «Инфинити» машинасын йөртүче «сары» утта чыгып калырга тырышкан, дип язалар.

«Татар-информ»га авария шаһиты хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Рено Дастер» машинасында булган ир-ат һәм хатын-кыз җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100