Әлмәттә яшәүчеләрне үтерү турындагы җинаять эше буенча ТР Югары Суды карар чыгарган

Кеше үтерүче 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 43 яшьлек Фәнил Латыйпов моңарчы да үтерү җинаяте өчен Татарстан Югары Судының хөкем ителүчеләр эскәмиясендә утырган.
Тикшерү фаразлаганча, 12 сентябрь көнне 20 сәгатьтән 22 сәгать 30 минутка кадәр вакыт аралыгында, алкоголь исереклелеге халәтендә булган Латыйпов һәм җинаять корбаннары – ир-ат һәм хатын-кыз арасында бәхәс куба. Аннан низаг кыйнашуга әверелә. Латыйпов башта шешәдәшләрен аяк һәм куллары белән кыйный, аннан пычак алып, икесенә дә чәнчергә тотына. Алган тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә ике зыян күрүче дә җан бирә.
Татарстан Югары Суды бу җинаять эше буенча хөкем игълан иткән. Үтерүче кырыс режимдагы төзәтү колониясенә 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.