news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький шоссесында су ташый торган «КАМАЗ» 7 яшьлек малайны бәрдергән, бала үлгән

Фаҗига Казанда Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә килеп чыккан.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда Можайский һәм Горький шоссесы урамнары киселешендә су ташый торган «КАМАЗ» машинасы 7 яшьлек баланы бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән малай шунда ук үлә.

Беренче мәгълүматларга караганда, бала зебра буенча светофорның яшел уты янганда чыга торган булган. Гадәттән тыш хәл булган урынга Казанның Киров районы прокуроры Элдар Сабиров чыкты. Бу хәлнең шартлары ачыклана, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Бала икенче сыйныф укучысы була, Юбилей урамындагы фатирда яшәгән. Шоферга 65 яшь.

news_right_1
news_right_2
news_bot