news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ока» автомобиле югары вольтлы электр баганасына килеп бәрелгән

Юл һәлакәте Менделеевск районының Сәйтәк авылы янында булган.

Татарстанда «Ока» автомобиле югары вольтлы электр баганасына килеп бәрелгән

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Ока» автомобиле югары вольтлы электр баганасына килеп бәрелгән һәм могҗиза белән исән калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртән Сәйтәк авылы янында «Ока» автомобиленең йөртүчесе югары вольтлы электр баганасына килеп бәрелгән. Фотодан күренгәнчә, баганага җитди зыян килмәгән.

Шоферны машинада аңсыз хәлдә табып алганнар. Фотодан күренгәнчә, ул авариядән соң машинадан чыкмакчы булган. Шаһитлар әйтүенчә, ир-атның башы җәрәхәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100