news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы сулыкларда бозга чыгу куркыныч булган урыннар билгеле

Чулман елгасында җиде, Мәләкәс елгасы янында ике куркыныч урын бар.

Чаллыдагы сулыкларда бозга чыгу куркыныч булган урыннар билгеле
Салават Камалетдинов

(Чаллы, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыдагы сулыкларда боз өстенә чыгарга куркыныч булган урыннарны атадылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре боз каткан вакытта елганың ныгып бетмәгән өслегенә чыгу аеруча куркыныч булуын искәртә.

Куркыныч зоналар исемлегенә Чулман елгасындагы җиде нокта кергән: Түбән Кама ГЭС буасы янындагы иңкүлек, Элеватор тавы каршында Үзәк урам каршысы, Тарловка бистәсе каршында Элеватор тавы яны, «Навигатор» һәм «Альбатрос» көймә станцияләре яны, «Чаллы Яр» торак комплексы яны һәм шәһәр комлыгы яны.

Мәләкәс елгасы янында ике куркыныч урын бар — алар ГЭС бистәсендә 10/70 йорт каршында һәм Кыңгырау күпере янында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100