news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аферистлар Казанда яшәүче хатын-кызны ике банк исеменнән ярты миллион сумга алдаган

Мошенниклар төп башына утыртуын аңлаганнан соң, хатын-кызның полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмаган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Аферистлар Казанда яшәүче хатын-кызны ике банк исеменнән ярты миллион сумга алдаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казанда яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз, полициягә мөрәҗәгать итеп, имештер, аңа банк хезмәткәре шалтыратуы хакында сөйләгән. Банк хезмәткәре кемдер клиникага кредит рәсмиләштерергә тырышуы турында әйткән һәм карта номерын сораган. Кредиттан баш тарту өчен яңадан заявка бирергә кирәк булган, хатын-кыз шулай эшләгән дә. Шуннан соң банк хезмәткәре акчаларны резервтагы счетка күчерергә киңәш иткән. Моның өчен СМС аша килгән кодны әйтеп яздыру таләп ителгән. Казанда яшәүче хатын-кыз боларның барысын да эшләгән һәм 120 мең сум акча күчергән.

Алга таба финанс учреждениесе хезмәткәре клиенттан аның башка банкларда карталары бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынган. Уңай җавап алганнан соң, аферист тиздән хатын-кызга башка карталар буенча шалтыратачакларын әйткән.

Берникадәр вакыттан соң Казанда яшәүче хатын-кызга бүтән банкның иминлек хезмәтеннән шалтыратканнар. Шул ук схема буенча аңа счеттан акча алырга тырышулары турында әйткәннәр. Җыйган акчаларын сакларга теләп, хатын-кыз янә резерв счетына - 220 мең, соңрак тагын 100 мең сум акча күчергән.

Мошенниклар төп башына утыртуын аңлаганнан соң, хатын-кызның полициягә мөрәҗәгать итүдән башка чарасы калмаган. Килгән зыянның күләме 440 мең сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100