news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Зифа Кадыйрованың Чаллыдагы бакча йорты янган

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Зифа Кадыйрованың танылган әсәрләрен иҗат иткән урыны - бакча йорты янган. Бу турыда «Челнинский известия» газетасы хәбәр итә.

Кичә сәгать 16.00 тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә «Локомотив-отделочник» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты януы турында хәбәр килгән. Ике катлы 120 кв.метр мәйданлы йорт бөтен корылмалары белән янып беткән.

Күзәтчелек бүлеге инспекторлары янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкинлеген әйткән.

Зифа Кадыйрова сүзләренчә, язучы хастаханәдә ятканда йортны кияве карап торган. Кичә ул өйдән китүгә янгын чыккан.

«Янгын ирем исән вакытта бергәләп салган йортны юк иткән. Мунча һәм чатыр да янган. Ул йортта барлык шартлар да булдырылган иде, күпчелек вакытта шунда яши идем. Икенче катта минем эш бүлмәм урнашкан, анда китапларымны яздым. Кызганычка, минем барлык мактау грамоталарым, бүләкләрем һәм яңа әсәр өчен җыйган материалларым янган», — дип сөйләде язучы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100