news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике машина һәлакәттән соң трамвай юлын чикләгән

Һәлакәт бүген иртән Җиңү проспектында булган.

Казанда ике машина һәлакәттән соң трамвай юлын чикләгән
соцсети

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда ике машина бәрелешүдән соң, трамвай юлына чыгып "очкан". Бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итәләр.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт бүген иртән Җиңү проспектында булган.

Бәрелешүдән соң, «Рено» белән «Митсубиси» автомобильләре трамвай хәрәкәтен чикләгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.






news_right_1
news_right_2
news_bot