news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында ике кеше үлгән

Янгын кичә төнлә Олы Кабан авылындагы бер катлы агач йортта чыккан.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында ике кеше үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге янгын чыгуга сәбәпче булган. Янгында 44 яшьлек хатын-кыз һәм 25 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Олы Кабан авылының Озерная урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 22.03 сәгатьтә килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләрнең беренче төркеме урынга биш минут эчендә килеп җиткән. Алар ялкын телләренең бөтен йортны һәм каралтыларны (берничә сарайны) ялмап алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә кешеләр булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 40 минут эчендә тулысынча сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта 25 яшьлек ир-атның мәете табылган. Ярты сәгатьтән соң янгын сүндерүчеләр ишек янында тагын бер куркыныч табылдыкка - 44 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә юлыккан.

Янгынның гомуми мәйданы 211 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига саксыз тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100