news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләрне SMS аша алдалауның яңа алымы турында кисәттеләр

Кайбер микрофинанс оешмалардан кредит алу өчен телефон номерын раслау да җитә. Нәтиҗәдә акча мошенниклар картасына китә, ә корбан бурыч белән кала.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Белгечләр алдауның яңа ысулын теркәгән, аның ярдәмендә мошенниклар микрофинанс оешмадан Россиядә яшәүчеләр исеменә займнар ала.

Qrator Labs генераль директоры киңәшчесе Артем Гавриченков аңлатканча, мошенниклар корбанның паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын ала, ә аннары аны дистәләрчә сайтларда, шул исәптән микрофинанс оешмада да теркәргә тырыша. Шуның аркасында 10-15 минут эчендә номерга теркәлү турындагы кодлар белән 200гә якын SMS килә, дип аңлатты ул.

Шуннан соң корбан белән мессенджерлар аша элемтәгә керәләр, килгән хәбәрләрнең экраннан скриншотын җибәрергә үгетлиләр, имеш вазгыятьне хәл итү өчен кирәк. Әгәр кодлар табылса, аннары микрокредит рәсмиләштерелә.

Белгеч сүзләренчә, җинаятьче кодларны атарга сорамый, ә экранның скриншотын җибәрүне сорый, ә «SMS кодларын җибәрергә ярамый» дигән кисәтү начар эшли. Моннан тыш, корбан төрле компанияләрдән күпсанлы хәбәрләр килүдән куркып калган була.

«Курыккан кешегә „һөҗәм итү“ җиңелрәк, шуңа күрә ул ярдәм итәргә ризалаша», — дип ассызыклады эксперт һәм «SMS-бомберлар күптән кулланыла, ләкин микрофинанс оешмалар аша акча урлау — аларның яңа максаты», дип өстәде.

РБК тарафыннан сораштырылган башка белгечләр өстәвенчә, кайбер микрофинанс оешмалардан кредит алу өчен телефон номерын раслау да җитә. Нәтиҗәдә акча мошенниклар картасына китә, ә корбан бурыч белән кала.

«Заемщиклар хокуклары өчен» Халык фронты проекты җитәкчесе Евгений Лазарев сүзләренчә, микрофинанс оешмаларда барлык заемнарның 2-2,5 процентка якыны мошенниклар тарафыннан өченче затларга рәсмиләштерелә, нигездә бу онлайн-сервислар аша башкарыла. Базар әлеге проблема белән көрәшә, тикшерү механизмнарын катлауландыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100