Актанышта Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ягъфәр Гыйбадуллин вафат

Бу хакта үзенең инстаграмдагы аккаунтында район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итә.

(Актаныш, 24 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген озак еллар Актаныш районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган, җитәкче вазифалар башкарган Ягъфәр Гыйбадуллин вафат булды.

Бу хакта үзенең инстаграмдагы аккаунтында район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итә. Ул мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашкан, Ягъфәр Гыйбадуллинның районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешендә тирән эз калдыруын әйткән.

Ягъфәр абый соңгы елларда Түке авылында гомер кичерде. Туган авылы Илтимердә туып-үскәннәрне бергә җыйнап, бер йодрыкка туплап тотучы булды. Илтимер — юккан чыккан авыллар исемлегендә иде.