Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшь автоледи Башкортстан машинасы белән бәрелешкән, дүрт кеше зыян күргән
Зыян күрүчеләрнең берсе ашыгыч ярдәм килеп җитүен көтеп тормыйча, юлдагы машинага утырып, хастаханәгә киткән.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Яшь автоледи Татарстанның Аксубай районында Башкортстаннан килгән автомобиль белән бәрелешә, дүрт кеше зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать алтынчыда Нурлат-Аксубай-Чистай трассасында, Түбән Саурыш авылы янында булган. Унсигез яшьләрдәге кыз идарә иткән «Санг Йонг» машинасы кырык яшьләрдәге ир-ат йөрткән «Лада Ларгус» белән бәрелешкән.
«Чит ил машинасында өч кыз бар иде, берсе көчле авыртуга зарланды һәм шунда ук хастаханәгә китте. Ашыгыч ярдәм көтеп тормады, юлдан машина туктатып, шуңа утырып китте», — дип сөйләде шаһитлар.
Аларның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләрнең тагын өчесе һәм «Санг Йонг»ның тагын бер пассажиры, «Ларгус» машинасын йөртүчесе һәм аның пассажиры ашыгыч ярдәм табиблары килүен көткән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз