Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ашарга пешергәндә 79 яшьлек әбинең киеменә ут капкан
Куллары һәм бите пешкән әбине хастаханәгә китергәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ризык әзерләгән вакытта киеменә ут капкан әбинең тәне пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Әлеге хәл бүген көндезге унбер тулганда була. Рус Сараланы авылының Үзәк урамындагы йортта өлкән яшьтәге хатын-кызның киеменә ут каба. Бу турында ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына хәбәр итәләр.
Куллары һәм бите пешкән 79 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә илтәләр. Ачыкланганча, фаҗига ризык әзерләгәндә саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз