news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесендә 200 граммга якын наркотик табылган

Хәзер тикшерүчеләр җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.

(Әлмәт, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Юл-патруль хезмәте инспекторлары Чаллыда дусты белән "Лексус" автомобилендә җилдерүче 28 яшьлек Әлмәт кешесендә 200 граммга якын наркотик матдә тапкан.

Автомобильне 21 октябрь көнне 22.30 сәгатьтә стационар полиция постында туктатканнар.

Билгеле булганча, аларның икесе дә элек хөкем ителгән булган. Ир-атлар Чаллы предприятиеләренең берсендә эшли. Хәзер тикшерүчеләр җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot