Казанның Совет районында 25 яшьлек кыз бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән

Әлеге хәл кичә кич Әгерҗе урамынданы 80 нче йортта булган.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Совет районында 25 яшьлек кыз бишенче каттагы тәрәзәдән подъезд түбәсенә егылып төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл кичә кич Әгерҗе урамынданы 80 нче йортта булган. Урынга килгән Казан янгын-коткару отряды кызны козыректан алып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган.