news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда ирен үтерүдә гаепләнгән депутат тоткарланган

Аңа суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда Ишембай районы Советының 47 яшьлек депутаты берничә тапкыр иренә пычак белән кадый. Ир-ат шунда ук җан бирә, дип яза "Российская газета".

Ир белән хатын якшәмбе кич кунактан исерек хәлдә кайта. Өендә хатын иреннән “Яратасыңмы дип сорый”, әмма җавапка сүгенү генә ишетә. Шуннан соң ул пычак алып, тормыш иптәшенә берничә тапкыр кадый.

Депутат тоткарланган, аңа гаепләү белдерелеп, суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot