news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада ир белән хатын бер көндә вафат булган

Анна һәм Евгений Фирсовлар 62 ел бергә гомер иткән.

(Алабуга, 24 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Бүген Алабугада ирле-хатынлы Фирсовлар вафат булды. Алар куркыныч авыруны җиңә алмаган.

Шәһәрнең мактаулы кешесе, искиткеч табиб, дистәләгән мең балага якты дөньяга аваз салырга ярдәм иткән Анна Александр кызы Фирсова һәм аның тормыш иптәше Кама буе нефтенең чишмә башында торган Евгений Петр улы Фирсов якты дөньядан китте.

Анна һәм Евгений Фирсовлар 62 ел бергә гомер иткән.


news_right_1
news_right_2
news_bot