news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда автоцистерна белән идарә итүче татарстанлы җәяүлене таптаткан

Ир-ат җәяү юл буенча барган, киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда автоцистерна белән идарә итүче татарстанлы җәяүлене таптаткан. Җәяүле үлгән. Бу турыда Башкортстан Дәүләт автоинспекцисе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте дүшәмбе, төнлә булган. 33 яшьлек татарстанлы «Мерседес» автоцистернасы белән Уфа-Оренбург юлы буенча хәрәкәт иткән.

Стерлетамак шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат юл буйлап җәяү барган. Аны йөк машинасы таптаган. Ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән.

Йөк машинасы йөртүчесе сүзләренчә, җәяүле юл буенча уң як полоса кырыеннан барган. Аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау сәбәпле, йөртүче аны күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100