news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кыйнап кешене үлем дәрәҗәсенә җиткергән яшүсмерләр суд алдында җавап тотачак

Тукай районы прокуратурасы, алдан уйланган ният буенча кеше сәламәтлегенә зыян китереп, саксызлык аркасында үлеменә дучар иткән ике затка карата җинаять эшен судка юллаган

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Фаҗига 7 нче июль көнне төнлә Тукай районы Татарстан бистәсенең Кенәз урта мәктәбе янында була.
Тикшерү фаразлаганча, берсенә быел гына 18 яшь тулган, ә икенчесенә вакыйга булган көнне 16 яше дә тулмаган гаепләнүчеләр хулиганлык максаты белән зыян күрүчене кыйнап аталар. Моңа сәбәп булып, мескеннең үз ботинкаларын алып килүен таләп итүе фаразлана. Яшүсмерләр аңа аяк чалып, аяклары белән типкәләп, агач урындык белән кыйныйлар.
Нәтиҗәдә, корбан кабыргалары сыну, үпкәсенә һәм бөерләренә кан саву кебек имгәнүләр һәм травматик шок ала. Берникадәр вакыттан соң ул урынында ук җан бирә.
Район предприятиеләренең берсендә квалификациясез эшчеләр сыйфатында теркәлгән ике яшүсмер җинаять кылуда гаепле дип табыла. Җинаятьтә шикләнүчеләр үз гаепләрен тулысынча таный. Аларга карата маддә санкциясенең максималь җәзасы 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзаллый, әмма балигълык яшенә җитмәгән бер яшүсмергә 10 елдан артык вакыт бирелмәячәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot