news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә җәяүлеләр кичүендә 8 яшьлек кыз баланы бәрдергәннәр, бала реанимациядә

Кыз бала авыр җәрәхәтләр алган.

Әлмәттә җәяүлеләр кичүендә 8 яшьлек кыз баланы бәрдергәннәр, бала реанимациядә

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Әлмәттә «Хендэ» руле артында утырган хатын-кыз җәяүлеләр кичүендә 8 яшьлек кыз баланы бәрдерә. Бала реанимациягә эләккән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. 

55 яшьлек хатын-кыз машина руле артында Чернышевский урамыннан барганда көйләнми торган җәүлеләр кичүендә туктамый. Юл аркылы чыга торган кыз баланы бәрдерә.

Кыз баланы хастаханәгә реанимация бүлегенә салганнар, ул авыр җәрәхәтләр алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100