2011 елдан 2014 елга кадәр Татарстанда 6,5 меңнән артык законсыз уен салоны ачыкланган

"Бердәм Россия" төбәк сәясәт советы утырышында ТР ЭЭМ башлыгы законсыз уен бизнесына каршы көрәш турында сөйләде

 (Казан, 24 август, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). 2011 елдан 2014 елга кадәр Татарстанда 6,5 меңнән артык законсыз уен салоны ачыкланган. Бу хакта бүген "Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлегенең төбәк сәяси советы утырышында ТР ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин белдерде.

Ул үз докладында соңгы елларда республикада законсыз уен бизнесына каршы алып барыла торган көрәш турында сөйләде. Махсус билгеләнгән уен зоналарыннан читтә законсыз уен эшчәнлеге алып бару 2009 елның 1 июленнән тыелды.

ТР ЭЭМ шунда ук законсыз уен бизнесына каршы көрәшкә тотынды. 2011 елдан 2014 елга кадәр Татарстанда 6,5 меңнән артык законсыз уен салоны ачыкланган, 158 мең берәмлек уен җиһазы алынган, 38 җинаять эше кузгатылган.

А.Хохорин билгеләп үткәнчә, бу еллар дәвамында гамәлдәге нормалар кыенлыклар тудыра. Алар арасында - административ җаваплылык физик затларга бары тик 500 сум штраф салу белән чикләнә, җинаять-хокук практикасы катлаулылыгы - уен салонының 1,5 млн сум күләмендә керем керткәнен документлар белән раслагач кына җинаять эше кузгату мөмкинлеге, ә бу яшерен уен бинасында бухгалтериянең нормаль эшләмәве нәтиҗәсендә бик кыен процесс. Шулай да 38 җинаять эше кузгатылды. Бу Россия буенча иң яхшы күрсәткеч.

Бу еллар дәвамында җинаять һәм административ җаваплылыкны көчәйтү зарурлыгы турында гел әйтелеп килде, диде ТР ЭЭМ башлыгы. Министр Татарстанның депутатлар корпусына һәм Хөкүмәтенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Бу тәкъдим берничә тапкыр федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителде. "Безнең тырышлык белән законга үзгәрешләр кертелде. 2015 елның 3 гыйнварыннан башлап уен бизнесы оештыру факты буенча җинаять эше кузгатыла, бу хәзер керемнен ачыкламыйча да мөмкин. Быел безнең материаллар буенча 43 җинаять эше кузгатылды. Бу Идел буе федераль округы буенча иң яхшы эш нәтиҗәсе санала". - диде министр Хохорин.

Фотосурәт tatarstan.er.ru сайтыннан алынды.