news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ике җиңел машина һәм «КАМАЗ» белән юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Лаеш районында булган.

Татарстанда ике җиңел машина һәм «КАМАЗ» белән юл һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Лаеш районы Зимняя Горка авылында була. Трассада йөк машинасы, «Лада Ларгус» и Daewoo Gentra бәрелешә.

Көчле бәрелүдән чит ил машинасының алгы бамперы очып китә һәм корпусның алгы өлешенә зыян килә, ә «Лада Ларгус» йөк машинасының тәгәрмәчләре астында кала.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» машинасының йөртүчесе һәм дүрт пассажиры зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot