news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә төзәтү колониясенә наркотик кертергә теләүче тоткарланган

Аңа 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнгән.

Әлмәттә төзәтү колониясенә наркотик кертергә теләүче тоткарланган
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 24 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәр суды тарафыннан Чаллы шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек кешегә карата җинаять эше каралды.

Әлмәттә марихуананы стандарт булмаган ысул белән колониягә алып керергә теләгән кешене тоткарлаганнар — ул наркотикларны арбалет угына беркеткән һәм төзәтү учреждениесе территориясенә атарга теләгән. Әмма хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны тоткан.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.

Суд карары белән яшь кеше РФ Җинаять кодексында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнгән.

Хөкем карарына шикаять белдерелгән, ул законлы көченә кергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100