news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пенсионер хатын-кыз каракларга 390 мең сум акча күчергән

Ялган банкирлар хатын-кызга шалтыраткан телефон номерлары караклыкның башка фактлары буенча да уза.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда пенсионер хатын-кыз, тупланган акчасын саклап калам дип, ялган банкирларга 390 мең сум акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзәндә яшәүче 60 яшьлек хатын-кызга банктан дип шалтыратканнар. Ул ялган банкирлар әйтеп торуы буенча банкомат аша мошенникларның кесә телефоннарына 390 мең сум акча күчерә.

Караклар корбаны булуын аңлаган хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Ялган банкирлар хатын-кызга шалтыраткан телефон номерлары караклыкның башка фактлары буенча да узуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100