news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда квадроциклда урманга китеп, өенә әйләнеп кайтмаган ир-атны эзлиләр

53 яшьлек ир-ат республиканың Минзәлә районы Коноваловка авылы янында югалган.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда квадроциклда урманга китеп, өенә әйләнеп кайтмаган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, 53 яшьлек ир-ат республиканың Минзәлә районы Коноваловка авылы янында югалган. Аны эзләүдә Чаллының эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм Минзәлә янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot