news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районында яшәүче бер ханымга бакчада мәк үстергән өчен җинаять эше яный

«Плантация» хуҗабикәсе сөйләвенчә, ул мәкнең орлыкларын аш-су пешергәндә файдаланган.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Кукмара районында яшәүче бер хатын-кызга бакчасында үстергән мәк куаклары өчен җинаять эше яный. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полицейскийлар 52 яшьлек ханымның бакчасында 48 мәк куагы табып ала. Үсемлекләр экспертизага җибәрелә. Тикшеренү күрсәткәнчә, алынган матдәнең массасы 1,5 килограммнан артык тәшкил иткән.

«Плантация» хуҗабикәсе сөйләвенчә, ул мәкнең орлыкларын аш-су пешергәндә файдаланган.

Ләкин хәзер аңа «Наркотик чаралар яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot