news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан һавасында аммиак концентрациясенең нормадан артуы теркәлгән

Аммиак концентрациясе нормадан арту Уң Болак һәм Горький шоссесы урамнары районында теркәлгән.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда һавадагы аммиак концентрациясенең рөхсәт ителгән күләмнән артуы теркәлгән. Бу хакта мәгълүмат ТР Гидрометеорология үзәге сайтында чыкты.

Шулай итеп, һавадагы аммиак катнашмаларының артуы Уң Болак һәм Горький шоссесы урамнары районында теркәлгән.

Монда күрсәткечләр рөхсәт ителгән нормадан 3,5 тапкырга диярлек югары булып чыкты - 0,66 мг/м3 һәм 0,69 мг/м3. Концентрациянең рөхсәт ителгән нормасы - 0,2 мг/м3.

news_right_1
news_right_2
news_bot