news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә көчле давыл вакытында машина өстенә агач ауган

Көчле җил өермәсен шаһитлар видеога төшереп алган.

Әлмәттә көчле давыл вакытында машина өстенә агач ауган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Әлмәттә көчле җил өермәсен шаһитлар видеога төшергән. Өермәле җил вакытында ишегалдында торган автомобиль өстенә агач ауган. Ролик социаль челтәрләрдә таралды.

Беренче язма авторы сүзләренчә, шәһәрдә көчле җил булган, шуннан соң тузан өермәсе күтәрелгән һәм җил яңгыр болытларын куып китергән.

Роликта һава торышының бик тиз үзгәрүе күренә. Бераз вакыттан шәһәрдә көчле яңгыр ява башлый. Көчле җил йорт ишегалдында торган автомобиль өстенә агач аударган.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы бүген республикада шторм кисәтүе игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot