news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама төбендә 25 яшьлек егет табылган

Тагын бер ирне коткаручылар һаман эзли

 (Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Түбән Кама каласында дүшәмбе кичен Кама төбендә ярдан 70 метр аралыкта 25 яшьлек егетнең гәүдәсен табып алалар. Аның читтән килгән кеше булуы билгеле. Ялларда ике дус су коенырга, ял итәргә бара. Салып утыргач, икесе дә йоклап китә. Берсе уянса, дустының киемнәре генә торып калган була...

Баткан егетне техник пляж янында тапсалар (ә биредә коену тыела, чөнки судноларның туктау зонасына керә), коткаручылар бу көннәрдә Балчыклы авылы янында сулыкта югалган ирне әле дә эзлиләр. Ул иртән бәрәңгедә колорадо коңгызын агуларга дип су алырга күлгә бара, шуннан ярда галошлары гына табыла.

Бу хакта Түбән Каманың nk-online.ru сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot