news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлларында автомобильләр каршы як юнәлеш хәрәкәт тасмасына чыгып бәрелә тора

Шушы айның 23 көнендә кешеләргә бәла китергән 374 транспорт һәлакәтендә 482 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән, тагын 46сының гомере өз

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Кичә, сәгать иртәнге 10 тулып узгач, Казан – Әтнә юлының 5 нче чакрымында “Мазда-3” автомобиле рулендагы 1971 елгы зат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган һәм, каршы як хәрәкәт тасмасына чыгып, “УАЗ-39629” машинасына “маңгайга-маңгай” бәрелгән. “УАЗ” белән идарә иткән 1935 елгы пенсионер да, аның 3 пассажиры да куркынычсызлык каешлары белән үзләрен утыргычка беркетмәгән булган, нәтиҗәдә, һәлакәттә алар һәм “Мазда” белән идарә иткән кеше Биектауның үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, шуңа охшаш вакыйга сәгать кичке 6 нчы ярты җиткәндә Әлмәт районында күзәтелгән. СУ-2 – Тихоновка машина юлының 1 нче чакрымында ук “ВАЗ-111130” автомобиле белән идарә иткән 1972 елгы кеше зур тизлектә “Дэу-Нексия” каршысына чыгып бәрелгән. “ВАЗ” рулендагы гына түгел, төрле дәрәҗәдә имгәнеп-җәрәхәтләнеп, аның ике пассажиры һәм “Дэу” белән идарә иткән 1987 елгы зат та “Татнефть” ААҖнең медсанчастена китерелгән.

Шушы айның 23 көнендә кешеләргә бәла китергән 374 транспорт һәлакәтендә 482 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән, тагын 46сының гомере өзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot