Татарстанда санавиация вертолеты һәлакәттә зыян күргән кешене алып киткән

Агентлык мәгълүматлары буенча, һәлакәттә йөртүченең хатыны үлгән.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Питрәч-Янсуар юлының 23 километрында һәлакәт булган. Якынча ачыкланганча, «Лада» белән идарә итүче 65 яшьлек ир-ат үзен начар хис иткән. Ул автомобиль белән идарә итә алмаган, машина юл кырыена чыгып чокырга төшеп киткән.

«Һәлакәттә автомобиль пассажиры урында ук үлгән. Машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына.

Агентлык мәгълүматлары буенча, һәлакәттә йөртүченең хатыны үлгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның Питрәч районында зыян күргән кешене һәлакәт урыныннан санавиация вертолеты алып киткән. Ир-ат Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.