Татарстан юлында фура һәм җиңел машина катнашындагы авариядә хатын-кыз һәлак булган

Бүген иртән Чаллы – Әлмәт трассасында фура һәм җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән иртүк Чаллы – Әлмәт трассасында булган.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә җиңел автомобиль белән идарә иткән хатын-кыз һәлак булган.