news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баласын кыйнаган анага карата эшне Россия Тикшерү комитеты башлыгы контрольгә алды

Хатын-кызга карата «Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин балалар тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен Казанда яшәүчегә карата ачылган җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды.

Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдә хатын-кыз баласын кыйнаган мизгел сурәтләнгән видеоролик чыкты. Видео социаль челтәрдә таралганнан соң прокуратура тикшерү башлады.

Казанда яшәүче 32 яшьлек хатын-кызны тоткарладылар һәм тикшерү өчен полиция бүлегенә китерделәр. Шул ук көнне кич белән аңа карата «Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot