news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда күп катлы йортлар ишегалдында автомобиль янган

Янган автомобиль янында торган чит ил машинасының бамперы эрегән.

Казанда күп катлы йортлар ишегалдында автомобиль янган
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казанда биек йортлар арасындагы ишегалдында автомобиль янган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндезге сәгать икедә Казанның Восход урамындагы 46нчы  йорт ишегалдында автомобильгә ут капкан. Янгын мәйданы 4 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр яна торган автомобильне тиз арада сүндергән. Аның янында торган чит ил машинасының бамперы эрегән.

Янган автомобильнең маркасы һәм ут кабу сәбәпләре билгеләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot