news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда үз-үзен белештермәгән кыз тәрәзәдән сикерү белән янаган

Башлангыч фаразлар буенча, кыз наркотик кулланган булган.

Чаллыда үз-үзен белештермәгән кыз тәрәзәдән сикерү белән янаган
Валентин Кулагин

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Чаллыда үз-үзен белештермәгән хатын-кыз, пычак белән селтәнеп торган һәм тәрәзәдән сикерү белән янаган. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллыдан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

Бүген иртән Чаллыда шаһитлар күп катлы йорт тәрәзәсеннән пычак белән селтәнеп торган һәм тәрәзәдән сикерү белән янаган кызны күреп ала. Бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча шалтыратып, шаһитлар вакыйга урынына шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләрен чакырта.

Фаҗига булган фатир ишеген кызның өйдәш ир-аты ачкан. Бу вакытта хатын-кыз үзенә кайнар су койган һәм тәрәзә пыяласын ватып, аннан сикерергә җыенган булган. Башлангыч фаразлар буенча, ул наркотик исереклегендә булган. Автошәһәрдә яшәүче хатын-кызны шәһәрнең медицина учреждениесенә озатканнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100