news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда юлында ике машина йөртүченең сугышканын видеога төшереп алганнар

Низаг вак-төяк авария аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Өченче транспорт дамбасындагы юлда, Академик Арбузов урамы юнәлешендә, ике машина йөртүчесе сугышкан. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, юлда берничә машина тора, алар авария утларын кабызган. Машиналар янында ике ир-ат сугыша. Шаһитлар аларны араларга тырыша.

Низаг вак-төяк авария аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot