420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Алабуга Үзәк район хастаханәсендә эшләүче табибның Covid-19 авыруына тесты уңай нәтиҗә күрсәткән. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзер табибның гаиләсе һәм аның белән элемтәдә булучылар изоляциядә. Алардан анализ алганнар. Иинфекция таралмасын өчен барлык чаралар күрелгән», — диелгән хәбәрдә.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында бу мәгълүматны расладылар. Хастаханәдә дезинфекция ясаганнар, ул штатлы режимда эшләвен дәвам итә.