news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән ике яшьлек бала үлгән

Малай ике атна чамасы Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсендә бик авыр хәлдә яткан.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада дүртенче каттагы фатир тәрәзәдән егылып төшкән ике яшьлек бала үлгән. Бу турыда Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ике яшьлек малай җитди имгәнүләрдән 22 апрельдә кич белән вафат булган», – диелгән хәбәрдә.

  • «Татар-информ» апрель башында Түбән Камадагы йортларның берсендә дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән ике яшьлек баланың егылып төшүен хәбәр итте. Баланы бик авыр хәлдә Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot