news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә үз йортында янгын чыгарган исерек ирне коткарганнар

Янгын Коноваловка авылында Чәчәкле урамындагы йортта булган.

Минзәләдә үз йортында янгын чыгарган исерек ирне коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан янгын сүндерүчеләре сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янып киткән йорттан исерек ирне алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тататрстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Коноваловка авылында Чәчәкле урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килде. Урынга беренче булып җирле янгын сүндерүчеләр килеп җиткән һәм янгынны сүндерүгә керешкәннәр. Күршеләр йортта кеше булуы хакында әйткән», - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

122нче янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәкәрләре йортка кергәч, котельнаяда ир-атны табып алган. Алар аны табиблар кулына тапшырган. 56 яшьлек йорт хуҗасы бик нык исерек була, әмма зыян күрми һәм госпитализациядән баш тарта.

Янгын аркасында 8 квадрат метр мәйданда әйберләр янып беткән. Башлангыч фаразлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot