Казанда "Мерседес" машинасына бәрелгән автобустагы ике пассажир имгәнгән

Машина светофорның яшел сигналын көтеп тора торган булган.
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Казанда "Мерседес" иномаркасына бәрелгән автобуста булган ике пассажир зыян күргән. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр."Кичә көндез Ленинград урамында 6нчы автобус "Мерседес"ка килеп бәрелгән. Машина светофорның яшел сигналын көтеп тора торган булган”, – дип ачыкладылар ЮХИДИдә.Һәлакәттә автобусның 61 яшьлек пассажиры кул җәрәхәтләре алган, тагын 54 яшьлек хатын-кыз пассажирның баш мие селкенгән.