news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөселманнары тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашты

Җеназа намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

Татарстан мөселманнары тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашты
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген өйлә намазыннан соң Казанның Тынычлык мәчетендә күп хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин белән хушлашу чарасы узды.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, мәрхүмгә җеназа намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Айрат Дамир улы белән хушлашырга аның күпләгән шәкертләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, мәхәллә халкы килгән иде. Алар мәрхүм хакында җылы истәлекләре белән бүлештеләр, гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар. 

Айрат Дамир улы Кәлимуллин Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде. Ахырдан Коръән сүрәләре укып, җыелган халык мәрхүмнең гөнаһ, хата-кимчелекләре кичерелүен, мәңгелек урыны оҗмах түрләрендә насыйп булуын сорап дога кылды.

Исегезгә төшерәбез, танылган тренер, каты авырудан соң, кичә бакыйлыкка күчте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100