news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роскомнадзор Россиядә News.Google сервисына керү мөмкинлеген чикләде

News.Google сервисы Россия Генераль прокуратурасы таләбе нигезендә блокировкаланган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) Россия территориясендә News.Google сервисына керү мөмкинлеген чикләде. Бу хакта «Известия» газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Роскомнадзорда ачыклык кертүләренчә, News.Google РФ Генераль прокуратурасы таләбе нигезендә блокировкаланган.

Ведомствода сервисның «Украина территориясендәге махсус хәрби операция барышы турында дөрес булмаган һәм иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүматны үз эченә алган күпсанлы язмалар һәм материаллар белән танышу мөмкинлеген тәэмин итүен» дәлил итеп күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot