news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә бер эт урам буйлап кеше башын өстерәп барган

Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Әлмәттә яшәүчеләр бер этнең урам буйлап кеше башын өстерәп баруына игътибар иткән. Әлеге коточкыч хәлнең шаһитлары урынга хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакырткан.

Видеокамера язмаларын өйрәнгәннән соң, этнең урам буйлап кеше башын гына түгел, ә кеше гәүдәсенең башка өлешләрен дә (аяк, кул һ.б.) сөйрәп баруы аңлашылган.

Хәзерге вакытта экспертиза билгеләнгән. Чыганак мәгълүматлары буенча, әлеге калдыклар узган ел ахырында югалган һәм эзләүдә булган 19 яшьлек Әлмәт кешесенеке булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның психика белән бәйле проблемалары булган.

Барлык сорауларга да экспертиза үткәрелгәннән соң ачыклык керәчәк. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100