news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, ир белән хатын имгәнгән

«Лада» автомобилен йөртүче хатын-кыз идарәсен югалткан һәм машина әйләнеп капланган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке уннар тирәсендә Кукмара районының Иске Йорт авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобиленең йөртүче хатын-кыз, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Авария урыныннан төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны (ул рульдә булган) һәм ир-ат пассажирны хастаханәгә озаттылар», — дип искәртте шаһитлар.

Агентлык чыганагы белешмәсе буенча, зыян күрүчеләр — ир белән хатын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100